news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мөхтәсибәте мөселманнар өчен ял оештырды

Түбән Кама мөхтәсибәте мөселманнар өчен ял оештырды

Түбән Кама мөселманнарының кышкы табигатькә чыгуы матур гадәткә кергән. Менә 17 ел рәттән алар «Чайка» лагерында җыелышалар. Салкын көннәр дә комачаулык итми. Әти-әниләр балалары белән хәрәкәтле уеннар уйныйлар, күңелле ял итәләр.

Капчык киеп сикерү, аркан тартышу, чанада шуу.... Эстафета уеннарында балалар да өлкәннәр дә теләп катнашалар. Кыш көне табигатькә чыгу Түбән Кама мөселманнары өчен матур гадәткә кергән. Быел да «Чайка» лагерына ике йөзләп кеше килгән. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама районы имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов мөселманнарны актив тормыш рәвеше алып барырга чакырды. Табигать кочагына чыгып ял итү дини йолаларны оныту дигән сүз түгел. Кышкы салкын көндә күңел ачудан кала, бергә җыелып урамда намаз укыдылар.

Саф һавада күңел ачканнан соң, ял итүчеләрне җылы бүлмәләр һәм тәмле пылау көтеп торды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100