news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мөхтәсибәте Донбасска барып игелекле эштә катнашты

Түбән Кама мөхтәсибәте Донбасска барып игелекле эштә катнашты
Фото: Түбән Кама мөхтәсибәте

Түбән Кама мөхтәсибәте Донбасста хәрбиләр һәм балалар өчен игелекле эштә катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Кокурин җитәкчелегендәге «Путешествие в прошлое» агентлыгы оештырган акция кысаларында хәрбиләргә электр генераторлары, окоплар өчен пленка, шәхси посылкалар, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле материаллар тапшырылды. Балалар Татарстан волонтерларыннан урта гасырлар тематикасы, гарәп каллиграфиясе, аквасәнгать һәм башка иҗат төрләре буенча мастер-классларда катнашу мөмкинлеге алды.

Астролябия буенча мастер-классны Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат сәркатибе Фәнис Кадыйров үткәрде. Урта гасыр киемендә ул балаларга вакытны исәпләү буенча борынгы әсбап – астролябия турында сөйләде.

Шул рәвешчә, өч көн дәвамында Шахтерск шәһәренең Мәдәният сараенда (Донецк Халык Республикасы) балалар иҗади кешеләр белән аралашты, үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыра алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot