news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мөгаллиме Татарстанның иң яхшы чуаш теле укытучысы дип танылды

Түбән Кама мөгаллиме Татарстанның иң яхшы чуаш теле укытучысы дип танылды
Фото: "Татар LIFE" сайты

Казанда узган туган тел укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча, Түбән Каманың 34 нче гимназия-интернатның чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Исакова Татарстанның иң яхшы чуаш теле укытучысы дип танылды. Бу хакта «Татар LIFE» газетасы яза.

Бәйге 26-27 март көннәрендә К.Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбе базасында узды.

Түбән Кама районыннан йомгаклау этабында ике педагог: 34 нче гимназия-интернатның чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Исакова һәм «Адымнар» гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Ялалова катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot