news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры хатыны белән бергә Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин хатыны белән бергә Рроссия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен сайлау участогында булды. Бу хакта ул үзенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Ил Президентын сайлау – Россия язмышында мөһим вакыйга! Горурлык һәм шатлык хисе белән #гаиләбеләнсайлыйбыз», - дип язган Түбән Кама мэры.

  • Исегезгә төшерәбез, 17 март – Россия Президентын сайлауның соңгы көне. Сайлау участоклары 20: 00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Дәүләт башлыгы вазифасына 4 кандидат тәкъдим ителгән: Владислав Даванков («Яңа кешеләр»), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ), шулай ук гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100