Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама мэры уку йортларында автомәктәпләр ачарга тәкъдим итте
2023 елның җиде аенда шәһәр һәм район юлларында тугыз кеше һәлак булды. Бу хакта Түбән Кама мэры Рамил Муллин «эшлекле дүшәмбе»дә хәбәр итте. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Рамил Муллин фикеренчә, юллардагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе — тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу, аварияләрне киметү өчен комплекслы программа кирәк.
«Кичен автомобильләр 150-180 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә башлый. Хәзерге вакытта безнең алда торган төп бурыч — юлларны төзү генә түгел, ә аларны куркынычсыз итү дә», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.
«Иң төп проблема — тизлек режимы. Без нинди генә куркынычсызлык утраулары төзесәк тә, нинди генә светофорлар куйсак та, шәһәрдә тизлекне сәгатенә 40 километрга кадәр киметмәсәк, бернәрсә дә коткара алмаячак. Балаларны балачактан ук юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтергә, уку йортларында автомәктәпләр ачарга кирәк», – диде ул.
«Июнь ахырында без 9 яшьлек Амелияне югалттык. Без балаларыбызны югалтмаска тиеш», — диде Рамил Муллин.
Искәртик, Түбән Камада җәяүлеләр иминлеге өчен «Амелия» программасы төзергә планлаштыралар. Ул машина тәгәрмәчләре астында һәлак булган кыз хөрмәтенә аталган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз