news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры Украинаның пилотсыз очкычы бәреп төшерелүе турында хәбәр итте

Түбән Кама мэры Радмир Беляев бүген иртән Түбән Кама өстендә пилотсыз очкычның юк ителүе турында хәбәр итте. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында белдерде.

«Бүген иртән Түбән Кама өстендә ПВО системасы БПЛАны юк итте. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләде. Куркынычсызлык системасы эшләде. Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк. Предприятиеләрнең технологик процессы бозылмады», - диде Беляев.

Шәһәр башлыгы Түбән Кама халкын тынычлык сакларга, паникага бирешмәскә һәм рәсми чыганаклар мәгълүматына ышанырга сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot