news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры шартлаудан зыян күргән биш катлы йортта ремонт барышын күрсәтте

Түбән Камада Вахитов урамындагы газ шартлаган 11нче йортта ремонт эшләре башланды. Ремонт эшләре барышын Түбән Кама мэры Рамил Муллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә күрсәтте. «Бүген нигезне ныгыту һәм алга таба җимерелүләргә юл куймас өчен подвал бинасын бетонлау эше бара», - диде ул.

Хәзерге вакытта 30 кубометрдан артык бетон салынган. Якынча фаразлар буенча, барлыгы 90 кубометр таләп ителәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә Вахитов урамындагы 11нче йортның 8нче подъезды тулысынча зыян күргән. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен 1,5 ай бирелгән, биредә яшәүчеләргә хакимият вакытлыча яшәү өчен торак бирәчәк. Моннан тыш, 7нче подъезд зыян күргән, берничә фатир корылмаларына зыян салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100