news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры шәһәрнең 60 еллыгына планнары белән уртаклашты

Түбән Кама мэры шәһәрнең 60 еллыгына планнары белән уртаклашты
Фото: http://nkamsk-rt.ru/

Түбән Каманың 60 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар. Шәһәр башлыгы Рамил Муллин Телеграм-каналында бәйрәмгә кагылышлы планнары белән уртаклашты. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/​​​​​​​ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Безнең хыялыбыз һәм максатыбыз — Түбән Каманы, аның 60 еллык юбилеена, неоиндустриаль, заманча, кызыклы, уңайлы мохиткә әверелдерү. Республика, район сәнәгать предприятиеләре ярдәме бар, команданың бердәмлеге бар — кадерле түбәнкамалылар, сезнең белән барысы да килеп чыгачак дип ышанам!» — дип язган Рамил Муллин.

Хәзер Түбән Камада балалар поликлиникасы төзелә, химия-технология кластерын булдыру дәвам итә, аңа 35нче лицей, 7нче мәктәп һәм балалар экология-биология үзәге керәчәк. Моннан тыш, Түбән Кама химия-технология корпусын реконструкцияләү ахырына якынлаша, җылылык челтәрләрен «Татэнерго» җәмгыятенә тапшыру башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100