news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры Сабантуйга әзерлек барышын тикшерде

Түбән Кама мэры Сабантуйга әзерлек барышын тикшерде
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Якшәмбе, 18 июньдә, Түбән Кама халкы Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, шәһәр һәм район башкарма комитетлары бүлекчәләре җитәкчеләре, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы вәкилләре катнашында күчмә эшлекле киңәшмә узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Киңәшмәдә чараның орештыру турында фикер алыштылар: иминлек, интерактив һәм сәүдә мәйданчыклары урнаштыру, транспортның үтә алуы, күңел ачу программасы. Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, быел Сабантуйга күп кунаклар көтелә. Традиция буенча, масштаблы бәйрәм «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы мәйданында уза.

Эш киңәшмәсе барышында Рамил Муллин 18 июньдә халык өчен төрле уеннар, күңел ачулар, күргәзмәләр һәм конкурслар тәкъдим ителәчәк һәр мәйданчыкны карады. Шәһәр мэры чисталык һәм иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Рамил Муллин бәйрәмдә катнашучы балаларның иминлеген аерым тәэмин итүне сорады: баш киеме, эчә торган су булу-булмавын тикшерергә һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә. «Балалар өчен чын бәйрәм оештырырга кирәк, алар конкурсларда, уеннарда катнашырга һәм шатланырга тиеш. Бәйрәмне күңелле, истә калырлык һәм һәркем өчен кызыклы итү бик мөһим», – диде Түбән Кама мэры.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шәһәр урамнарын бәйрәмчә бизәргә кирәклеген билгеләп үтте: кашпо, баннерлар, флаглар эләргә, чәчәкләр утыртырга, коймаларны, баганаларны буярга һәм башкалар. Мәйданның үзендә территориянең чисталыгын саклау һәм кунакларга уңайлы булсын өчен өстәмә чүп савытлары урнаштырыла.

Шулай ук шәһәр халкы өчен Сабантуй уздырыла торган урынга кадәр җәмәгать транспорты оештырылачак. Түбәнкамалылардан аңлау белән карарга һәм, куркынычсызлык максатларында, бәйрәмгә килгәндә шәхси транспорттан файдаланудан баш тартуны сорыйлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100