Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте
Түбән Кама мэры Радмир Беляев гражданнарны кабул итте, аңа бизнес вәкилләреннән, шәһәр халкыннан сораулар һәм торак шартларын яхшырту буенча үтенечләр килде. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Шәһәр җитәкчесе һәр мәсьәләгә мөмкин кадәр күбрәк вакыт бирергә тырышты. Инвалид Әлфия Газизовага фатир мәсьәләсендә ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Якын арада барлык мөмкин булган вариантлар да каралачак.
Бизнесмен Вадим Шандыров юридик хезмәтләр күрсәтү буенча үз үзәген ачарга тели. Әмма төзелешкә рөхсәт алу белән кыенлыклар туган.
«Мин сезне эшмәкәр буларак аңлыйм, сез катлаулы вазгыятькә эләктегез, сезнең эшләргә, үсәргә теләгегез бар. Сез монда сатып алдыгыз, әмма шәһәр советы бар, ул карар кабул итәчәк», — дип җавап бирде Радмир Беляев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз