news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры оешмаларга дроннар һөҗүме турында сөйләде

Түбән Кама мэры Рамил Муллин җирле оешмаларга пилотсыз очу аппараты һөҗүме турында сөйләде. Аның сүзләренчә, дрон иминлек системасы белән зарарсызландырылган, оешманың технология процессы өзелмәгән. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Бөтен хезмәтләр дә оператив эшләде. Иминлек системасы эшләде. Зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк», – дип язган Рамил Муллин.

Шәһәр җитәкчесе Түбән Кама халкына тынычлык сакларга, паникага бирелмәскә һәм рәсми чыганаклардагы мәгълүматларга ышанырга кушты.

Искәртеп үтик, бүген иртән Алабугада һәм Түбән Камада республика предприятиеләренә беспилотниклар һөҗүм итте. Соңрак «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев беспилотникның махсус зонадагы тулай торакка төшкәнен әйтте.

Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр булмаган, оешмаларның эше өзелмәгән. Тикшерүчеләр һөҗүмнең сәбәпләрен ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot