Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама мэры лицей укучысының җыештыручыга һөҗүм итүе белән бәйле хәлне шәрехләде
Бүген иртән Түбән Каманың 37нче лицеенда 13 яшьлек малай җыештыручы хатын-кызга пычак белән ташланган һәм аның кулын яралаган. Мэр Радмир Беляев сүзләренчә, зыян күрүченең тормышына куркыныч янамый, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, VII сыйныф укучысы полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарланган. Аның белән белгечләр эшли, уку йортына әти-әнисен чакырганнар.
«Эчке эшләр хезмәткәрләре һәм Росгвардия көче белән һөҗүм итүче тоткарланды, аның белән эш алып барыла, әти-әнисе мәктәптә. Барлык укучылар да эвакуацияләнде, аларның берсе дә, Аллага шөкер, зыян күрмәде», – диде Беляев.
Барлык ашыгыч хезмәтләр дә урынында, мәсьәлә тулысынча контрольдә.
«Паникага бирелмәвегезне үтенәм. Якынча мәгълүматларга караганда, ул өч петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм качкан, аннары аны тоткарлаганнар. Компетентлы органнар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячак, алга таба мондый хәлләрне кисәтү һәм булдырмау юнәлешендә эш башкарылачак», - дип өстәде Радмир Беляев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз