news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды

Түбән Кама мэры, Шинчылар сайлау округы буенча депутат Рамил Муллин балаларга Раштуа бәйрәме алдыннан бүләкләр тапшырды. Бу хакта

Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә, шулай ук социаль яктан авыр хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 51 бала тәм-том алды.

Түбән Каманың 12 һәм 21 нче микрорайоннары Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Әлфия Хөснетдинова, шулай ук 17 һәм 18 нче микрорайоннары Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Анна Кремнева балаларга Рамил Муллиннан бүләкләр тапшырдылар һәм тынычлык, муллык, гаилә бәхете һәм имин еллар теләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot