news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры һәм сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле яңа поликлиниканы карады

Түбән Кама мэры һәм сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле яңа поликлиниканы карады
Фото: https://nkamsk-rt.ru/

Түбән Кама мэры Рамил Муллин Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов белән 3нче балалар поликлиникасын карады. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Федераль һәм республика бюджетларыннан финансланган бина төзелеше (364,5 млн сум) мартта башланган һәм ахырына якынлаша: биредә монтаж эшләре башкарылган, барлык коммуникацияләр үткәрелгән. Фасадны бизәү, җиһазларны җыю, тузан җыю һәм объектны файдалануга тапшыру өчен документлар әзерләү калды, диелгән хәбәрдә.

35а микрорайонындагы 3 мең квадрат метрдан артык мәйданлы дүрт катлы поликлиника якынча 20 мең балага хезмәт күрсәтәчәк: монда участок педиатрлары кабул итү, ашыгыч ярдәм күрсәтүдән алып тар белгечләр (хирург, невролог, отоларинголог, логопед, инфекционист, рентгенолог һ.б.) консультацияләренә кадәр алырга мөмкин булачак. Поликлиникада шулай ук балалар өчен «Сәламәтлек үзәге» һәм сөт ризыкларын бирү пункты булачак.

Медицина учреждениесен ачу ел ахырына планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100