news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры БПЛА һөҗүменнән соң йортларны торгызу ничек барганын сөйләде

Түбән Кама мэры БПЛА һөҗүменнән соң йортларны торгызу ничек барганын сөйләде
Радмир Беляевнең Макс каналы

Түбән Кама мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдә БПЛА һөҗүменнән соң йортларны торгызуның ничек баруы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, Шинников проспектындагы йортта зыян күргән конструкцияләрне демонтажлау бара, аны якындагы атна ярымда тәмамлаячаклар. Шуннан соң газ, су белән тәэмин итү һәм башка коммуникацияләрне тикшерү, шулай ук тәрәзәләр кую планлаштырыла.

Хәзерге вакытта тәрәзәләр өчен конструкцияләр эшләнә. Төп конструктив эшләр ноябрь уртасында тәмамланырга тиеш. Ике подъездда яшәүчеләр инде үз фатирларына кайтканнар.

Мәктәп бульварындагы тагын бер йортта фатирларның тәрәзәләре торгызылган инде. Шулай ук балкон рамнарын бердәм стильдә урнаштыру планлаштырыла.

«Йортларны торгызуны тизләтү өчен эшче бригадаларны көчәйтергә куштым. Зыян күргән фатирларда яшәүчеләр һәм йорт буенча өлкәннәр белән аерым очраштым. Барлык мөрәҗәгатьләрне эшкә алдык», - дип язган Радмир Беляев.

news_right_1
news_right_2
news_bot