news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр янында хастаханәдә булды

Түбән Кама мэры БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр янында хастаханәдә булды
Фото: Түбән Кама мэрының МАКС каналы

Түбән Кама мэры Радмир Беляев хастаханәдә дошман пилотсыз очкычы һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр янында булды. Бу хакта шәһәр башлыгы МАКСка үз каналында хәбәр итте.

"Хәзер хастаханәдә өч зыян күрүче дәвалана. Табиблар һәркемнең хәлен игътибар белән күзәтә һәм кирәкле ярдәмне күрсәтә. Калган зыян күрүчеләр амбулатор рәвештә медицина ярдәме ала, алар үзләрен яхшырак хис итә. Вәзгыятьне даими контрольдә тотам һәм кешеләрнең хәле турында бөтен мәгълүматны оператив рәвештә алам», - дип язды ул.

Фото: Түбән Кама мэрының МАКС каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot