news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры: Барлык оператив мәгълүмат Татарстан Рәисенә җиткерелә

Түбән Камада һәлакәт урыннарында оператив һәм ашыгыч хезмәтләр эшли. Бу хакта мэр Радмир Беляев хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, җылылык белән куркынычсыз тәэмин итү өчен «Татэнерго» АҖ 20.00 сәгатькә кадәр кайнар су белән тәэмин итүне вакытлыча туктаткан.

«Барлык оператив мәгълүмат Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка даими җиткерелә. Һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча эшне дәвам итәбез. Барлык кирәкле хезмәтләр җәлеп ителгән», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot