news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры «Ак каен» мәчете төзелеше белән танышты

Түбән Кама мэры «Ак каен» мәчете төзелеше белән танышты
Фото: https://nkamsk-rt.ru/

Түбән Кама мэры Рамил Муллин кичә «Ак каен» мәчете төзелеше белән танышты. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайты шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбрә итә..

Мәчет шәһәрнең 35а микрорайонында урнашкан. Ул 2019 ел ахырында төзелә башлады.

Мәчетне ачык төсләрдә төзергә планлаштыралар, фасады кирпечтән булачак. Биредә инде электр монтажлау эшләре тәмамланган, җылыту һәм вентиляция эшли башлаган. Белгечләр эчке бизәү белән шөгыльләнәләр. Ике катлы бина 400дән артык кешене сыйдыра алачак. Мәчет тирәсендә территория төзекләндереләчәк.

«Сәфәрнең максаты — объектның бүген нинди стадиядә булуын карау. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки быел мәчет янында балалар поликлиникасы ачарга планлаштырабыз, хәзер ул да төзелә», — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

Мәчет төзелеше тулысынча иганәчеләр акчасына алып барыла. Барлык төп эшләрне быел тәмамлап, мәчетне киләсе елда тулысынча тапшыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100