news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мэры 2023 елны «Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы» дип игълан итте

Түбән Кама мэры 2023 елны «Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы» дип игълан итте
"Туган як"

Түбән Кама мэры 2023 елны шәһәр һәм районда «Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы» дип игълан итте. Рамил Муллин бу турыда җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә белдерде. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Сәламәтлек елы кысаларында Түбән Камада без үз программабызны эшләячәкбез. Ул җәмгыять традицияләрен булдыру, ялны оештыру, зарарлы гадәтләрдән котылу өчен нигез булырга тиеш. Моның өчен безнең шәһәрдә һәм муниципаль районда бөтен мөмкинлекләр дә бар», — диде мэр.

Аның «чакыруын» Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов кабул иткән инде. Социаль челтәрдә ул сәламәт яшәү рәвешенә башкалар да кушылыр дигән өмет белдергән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100