news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама медицина көллияте студентлары янгын чыккан йортта яшәүчеләргә булышкан

Түбән Кама медицина көллияте студентлары янгын чыккан йортта яшәүчеләргә булышкан
Фото: "Туган як" газетасы

9 октябрьдә Мәктәп бульварындагы 3нче йортның дүртенче катындагы фатир яна башлаган. Түбән Кама медицина көллияте студентлары янгын чыккан йортта яшәүчеләргә булышкан. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

9 октябрьдә Мәктәп бульварындагы 3нче йортның дүртенче катындагы фатир яна башлаган. Студентлар Нина Глухова һәм Ләлә Ситдыйкова, үтеп барышлый, төтен күреп, йортта яшәүчеләрне кисәтү өчен подъездга йөгерә. Алар куркыныч турында хәбәр итү өчен фатир ишекләрен шакый һәм шалтырата башлыйлар, кешеләргә һәм йорт хайваннарына эвакуацияләнергә булышалар, дип белдерәләр Түбән Кама янгын сүндерү гарнизонында.

Янгын сүндерүчеләр килгәннән соң да кызлар янгын урыныннан китмәгәннәр, кирәк булганда янгын сүндерүчеләргә һәм яшәүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булганнар.

«Түбән Кама янгын сүндерү-коткару гарнизоны коллективыннан Нина белән Ләләгә, кыюлыклары һәм тапкырлыклары өчен, рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ата-аналарга һәм педагогларга, киләчәктә кешеләр гомерен саклап кала торган һөнәр сайлаган батыр һәм ярдәмчел кызлар тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсебез килә. Кызлар киләчәкне көтеп тормаганнар, ә моны хәзер үк эшли башлаганнар инде», — дип рәхмәт белдерәләр янгын сүндерүчеләр студент кызларга.

news_right_1
news_right_2
news_bot