Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама махсус хәрби операция зонасына 25 тонна гуманитар йөк җибәргән
Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына алгы сызыктагы якташлары өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр.
Авырлыгы 25 тонна булган йөк составында – техника, ягулык, тәгәрмәчләр, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре һәм посылкалар.
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев волонтерларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Җиңү – ул уртак эш. Безнең система оештырылган. Без барыбыз да уртак җиңүебезгә зур өлеш кертәбез. Кемдер төйи, кемдер ятьмә үрә, балалар хат яза. Читтә калмаган һәркемгә рәхмәт, ә без үз ягыбыздан сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», – диде ул.
Шулай ук Радмир Беляев актив волонтерларга медальләр һәм хәрби частьләрдән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз