news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама махсус операциядәгеләр өчен 45 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Түбән Кама махсус операциядәгеләр өчен 45 тонна гуманитар ярдәм җибәрде
Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Түбән Кама махсус хәрби операциядә катнашучыларга быел беренче гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Йөкнең гомуми күләме 45 тоннага якын булган, ике фура һәм ике «Газель» юлга чыккан. Чагыштыру өчен: бер ел элек 22 тонна җибәргәннәр.

Гуманитар йөк составына дүрт УАЗ, «Нива», тагылмалы җиңел автомобиль, шулай ук төзелеш материаллары, инструментлар, җылыткычлар, шиналар, генераторлар, маскировка челтәрләре, көнкүреш кирәк-яраклары өчен әйберләр һәм хәрбиләрнең туганнарыннан һәм якыннарыннан посылкалары кергән.

Ярдәм волонтерлар, эшмәкәрләр, район хакимияте һәм битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы белән җыелган.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Түбән Камадан фронт ихтыяҗлары өчен 58 автомобиль җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot