news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мәктәпләрендә яңа профильле сыйныфлар барлыкка киләчәк

Түбән Кама мәктәпләрендә яңа профильле сыйныфлар барлыкка киләчәк
Фото: https://tat.e-nkama.ru/ 

«Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе, Түбән Кама химия-технология институты һәм мәктәпләр арасында өч яклы килешү имзаланды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ хәбәр итә.

Инициатива балаларны кечкенәдән үк сәнәгать предприятиеләрендә уңышлы карьерага әзерләүгә юнәлдерелгән. Программа кысаларында укучыларны «Промхимтех» лабораторияләре базасында профессионаллар укытачак. Бу яшьләр алдында зур мөмкинлекләр ачачак: конкурсларда, олимпиадаларда, профильле сменаларда катнашу, ә иң мөһиме – үз эшенең профессионаллары белән тәҗрибә.

Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин шәһәрнең мәгариф потенциалын үстерү өчен проектның әһәмиятлелеген әйтте. «Балаларыбыз өчен иң яхшы шартлар булдырырга телибез. Монда өстәмә рәвештә укытучылар ярдәме дә бар: квалификация күтәрү курслары, стажировка. Педагоглар төрле яклап үсеш алганда, балаларыбыз яхшы нәтиҗәләр белән сөендерәчәк», – диде ул.

Якын арада сыйныфлар формалашачак һәм факультативлар форматында укыту башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100