Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама мәктәпкәчә яшьтәге балалары үзләрен Ватанны саклаучылар ролендә сынап карады
Түбән Каманың 89нчы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Аҗаган» җәйге хәрби-спорт уены узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбләр ителә.
Уен барышында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр спорт буенча әзерлекләрен, осталыкларын, дусларча ярдәм итә белүләрен күрсәтте. Уен ял итү белән тәмамланды. Балалар солдат боткасын да татып карый алды.
«Барлык командаларга да «Аҗаган» хәрби-спорт уенының дипломнары һәм значоклары тапшырылды», - дип уртаклашты Вконтакте социаль челтәр сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз