news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мәктәпкәчә яшьтәге балалары «Үлемсез полк» патриотик акциясенә кушылды

Түбән Кама мәктәпкәчә яшьтәге балалары «Үлемсез полк» патриотик акциясенә кушылды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

9 Май бәйрәме алдыннан «Үлемсез полк» акциясе эстафетасына 84, 86, 87 һәм 88нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кушылды. Балалар һәм хезмәткәрләр 88нче балалар бакчасы территориясендә колонна белән үзләренең батыр туганнарының портретларын күтәреп йөрделәр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Кечкенәдән алып олысына кадәр Бөек Ватан сугышы, Ватанны азат итүчеләр, дошманга каршы көрәштә үз гомерләрен кызганмаганнар: ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, өлкәннәр, яшьләр, балалар турында истәлекләрне сакларга тиеш», – дип яза Вконтактедагы сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot