news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мәктәбендә махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә мемориал ачылды

Түбән Кама мәктәбендә махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә мемориал ачылды
Фото: https://nkamsk-rt.ru/

Түбән Каманың 36нчы мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Таҗиевка багышланган мемориал ачылды. Ул үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгән. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Лейтенант Таҗиев 2023 елның кышында Донецк шәһәре читендә, Авдеевка шәһәрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Рөстәм Таҗиев Түбән Камада Дан Аллеясында җирләнгән. Россия Федерациясе Президенты карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot