news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мәктәбе «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды

Түбән Кама мәктәбе «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды
Фото: "Туган як" газетасы

Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбе командасы «Иң яхшы мәктәп ашханәсе — 2024» Бөтенроссия бәйсендә призер һәм лауреат булды. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Команда составына мәктәп директоры Артур Галиәхмәтов, тәрбия эшләре буенча урынбасар Миләүшә Нәбиева, «Түбән Кама мәгариф үзәге» директоры Резеда Джалолова һәм «АБК-пэймент» технолог-операторлары керде, дип хәбәр итә Түбән Кама мәгариф идарәсенең матбугат хезмәте.

Ярышучылар «Кулинар дуэль», «Мәктәптә туклану 3.0» дигән җитди конкурс сынауларын уза, анда төрле төбәкләрнең иң яхшы ризыклары күргәзмәсе, «Мәктәптә туклануны оештыручыларга ата-аналардан өч сорау» блиц-турниры һәм «Куркынычсыз азык блогы» квест-практикумы оештырыла.

Команда дипломнар һәм бүләкләр алды. Катнашучылар балалар жюриы тарафыннан аерым билгеләп үтелде һәм бу турда призлы дипломнарга лаек булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100