news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама мәчетләрендә ислам нигезләре дәресләре башлана

7 октябрьдән Түбән Кама һәм район мәчетләрендә ислам нигезләре һәм дини тәрбия, шулай ук гарәп теле һәм әлифбасын өйрәнү курслары башлана. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Курслар 3 елга исәпләнгән. Теләүчеләр иртәнге яки кичке дәресләргә языла ала.

Хатын-кызлар һәм ирләр төрле кабинетларда белем алачак. Үзәк мәчет барлык теләүчеләрне чакыра, шулай ук балалар өчен курслар оештыра. Белешмәләр өчен телефон: +7 (8555) 36-07-36.

«Иртән 9-12 сәгатьләрдә, кичен 20-21 сәгатькә кадәр дәресләр була. Шулай ук «Ихлас» үзәгендә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге мәктәп яшендәге балалар өчен дәресләр оештырылган. Теләге булган барлык түбәнкамалыларны бу вакыттан файдаланырга чакырабыз», — дип билгеләп үтте «Җәмигъ» мәчетенең икенче имамы Булат хәзрәт Баһаветдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100