news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама лицеенда булган һөҗүм очрагыннан соң мәктәпләргә ялган янаулар килә башлаган

Түбән Каманың 37нче лицеенда яшүсмер җыештыручыга һөҗүм иткәннән соң социаль челтәрләрдә башка мәктәпләргә янаулар белән ялган хәбәрләр тарала башлаган.

«Яңалыклар астындагы комментарийлардагы янаулар – провокаторлар яза торган ялган хәбәрләр...», - дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.

Мондый постларның максаты – җәмгыятьтә паника уяту һәм вазгыятьне тотрыксызландыру, дип билгеләп үттеләр. Шәһәр мэриясендә халыкны эмоцияләргә бирешмәскә чакырдылар.

Исегезгә төшерик, кичә Түбән Кама лицейларының берсендә укучы җыештыручыны пычак белән яралаган һәм сигнал җайланмасыннан аткан. Нәтиҗәдә яшүсмер үзе дә җәрәхәтләр алган. Укучыны Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган. Яшүсмерне хастаханәгә китергәннәр һәм җинаять эше ачканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot