news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама лицее химиядән 100 балл җыючылар саны буенча Россия мәктәпләре унлыгына керде

Түбән Каманың 35нче лицее 2024 елда химия буенча Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручылар саны иң күп булган Россия мәктәпләре унлыгына керде. Бу хакта «НТР 25» яза.

«Безнең нәтиҗә – илдә дүртенче, алда – Новосибирск һәм Мәскәү. Бик лаеклы нәтиҗә!» - дип шәрехләгән рейтингны Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Химия укытучысы Ирина Хомякова мондый уңышның серен ачты, ул – фәнне иң баштан ук тирәнтен өйрәнү. «Бездә химия VII сыйныфтан керә, шулай булгач әзерлек тә иртә башланды. Өлкән сыйныфларда фәнне өйрәнүнең профиль дәрәҗәсе тиешле нәтиҗә бирде. Олимпиадаларда катнашу да ярдәм итте», - дип сөйләде Хомякова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100