news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама көрәшчесе Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүче булды

18-20 гыйнварда Ульяновскида ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Анда Түбән Кама егете Абдульманов Демид 38 килограммга кадәрге авырлык категориясендә җиңүче булды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Ярышларда 16 яшькә кадәрге 420дән артык егет һәм кыз катнашты

«Демидны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Һәр көрәштә шундый якты, матур, ышанычлы һәм лаеклы җиңү яулавын телибез!» — дип котладылар көрәшчене туган шәһәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot