Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама китапханәсенә фәнни-популяр һәм фантастик китаплар бүләк иттеләр
Түбән Каманың 4нче гаилә китапханәсе яңа китаплар белән тулыланды. Хәйрия акциясе кысаларында СИБУР китапханәгә танып белү, фәнни-популяр, фантастик китаплар бүләк итте.
«Без һәм шәһәр» коллекциясенә «Илебезнең иң яхшы 100 китабы» һәм «50 иң яхшы рәсемле китабы» дигән ике сайлап алу кертелде. Һәр басма балаларда һәм яшүсмерләрдә зур кызыксыну уята. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Китапханәнең төп байлыгы - китаплар. Без китап укучыларыбыз өчен СИБУРдан ике йөздән артык яңа китап алдык. Бу китаплар балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы булачак. Без компаниягә рәхмәт белдерәбез», – ди китапханә мөдире Светлана Афонова.
Китапханә беренче укучыларын 1965 елда кабул итә. Бүген гаилә китапханәсе якындагы берничә микрорайонның мәгълүмати һәм мәдәни-ял итү үзәге булып тора. Китапханә 2003 елда Сөембикә урамы, 59 йорт адресы буенча урнашкан яңа бинага күчә. Шул ук вакытта гаилә китапханәсе статусы һәм барлык яшь категорияләренә дә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге ала. Бүген китапханә хезмәткәрләре 5 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә.
Яшь китап укучылар беренчеләрдән булып, яңа китапларны күрергә һәм сайларга килде. Балаларда энциклопедия, комикс һәм детективлар аеруча кызыксыну уятты. Китапханәчеләр балаларга авторлар турында мәгълүмат бирде һәм китапларның кыскача эчтәлеге белән таныштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз