Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама китапханәләрендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган айлык дәвам итә
Тукай – үзенең исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында урынны иң түрдән алган, әдәбият күгендәге иң якты йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык – милләтебез горурлыгы. Тукай – буыннар шагыйре. Татар халкы булган җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукаебыз да яшәячәк.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып һәм шагыйрьнең 140 еллык юбилее уңаеннан Түбән Кама шәһәренең Үзәк китапханәләрендә апрель башыннан Тукай айлыгы башланды. Ай дәвамында төрледән-төрле чаралар узды, дип хәбәр итә Түбән Кама шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе матбугат хезмәте.
8 апрельдә «Җиһан буйлап атлый Тукай елы – һәр татарның йөрәгендә аның нуры» исеме астында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган айлыкка фәнни-гамәли конференция белән старт бирелде. Кол Гали исемендәге милли китапханә белгечләре әлеге чараны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырып, кызыклы фактларга таянып югары дәрәҗәдә алып барды.
Килгән кунаклар арасында Казаннан Тукайның бөеклеген милләткә яңа яктан ачучы тематик сөйләшүләр авторы, күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Зиннур Мансуров һәм Габдулла Тукайның нәсел дәвамчысы - журналист, публицист, язучы Риман Гыйлемханов бар иде. Тукай мирасы белән якыннан танышу һәм әлеге мәдәни чараның бер өлеше булу тамашачылар өчен онытылмаслык хатирәгә әверелде.
9 апрельдә «Кырлай маҗаралары» дип аталган театральләштерелгән тамаша үтте. Төп рольләрдә – Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов һәм авыл активистлары чыгыш ясады. Җыр-бию, уен-көлке, шаярулар белән үрелеп барган тамаша шундый җиңел һәм рәхәт узды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган айлыкта урын алган әлеге чара килгән һәр кешенең күңеленә хуш килде. Тирән мәгънәгә ия булган һәм һәркемне уйланырга мәҗбүр итә торган тамаша өчен артистларга, оештыручыларга рәхмәтләребезне белдерәбез.
10 апрельдә китапханәдә «Заман һәм мин» дип аталган чара узды. Кешенең гомере яшәлгән еллары белән түгел, башкарган эшләре, кылган гамәлләре белән исәпләнә. Шәһәребездә нәкъ менә шундый мәдәниятне, әдәбиятны үстерүдә лаеклы өлеш керткән шәхесләр байтак. Шуларның берсе – күпкырлы талант иясе, язучы, журналист, рәссам, 9 китап авторы, Түбән Камада татар телендә чыга торган «Туган як» газетасының редакторы Фәрит Имамов. Театраль күренешләр, җырлар, истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барган тирән эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы әдәби-музыкаль очрашудан тамашачылар рухи рәхәтлек алып, күп рәхмәтләр, җылы сүзләр әйтеп таралышты.
14 апрельдә Үзәк китапханәдә «Бу – безнең шәһәр» проекты кысаларында «Кыю, Үткен, Тәвәккәл» дип исемләнгән иҗади очрашу үтте. Чараның кунагы – Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев булды. Ул, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, катнашучыларны һәрвакыт алга барырга, яңа үрләр яуларга, милли үзаңны ныгытырга өндәде. Ул шулай ук туган телне, мәдәниятне саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген дә искәртте. «Кыю, Үткен, Тәвәккәл» очрашуы, кунагыбыз фикеренчә, яшьләргә дә, өлкән буын вәкилләре өчен дә бик файдалы, рухландыручы булды, чөнки бергәләшеп, уртак максатларга омтылганда гына без үз шәһәребезне, илебезне тагын да ныклырак итеп төзи алачакбыз.
15 апрельдә «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә «Китаплы балачак» проекты кысаларында Әлмәт шәһәренең күренекле шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты Гүзәлия Галләмова белән «Шатлык өстәп күңелгә» дип исемләнгән очрашу узды. Шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шигъри җыентыклары белән таныштырды, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән уртаклашты, үзенең яңа язган шигырьләрен укыды. Очрашу бик күңелле һәм дустанә рухта узды.
Татар халкының үзенчәлекле сәнгать төре булган шигърият, милли рух, тел байлыгын саклау һәм үстерү хезмәтендә Гүзәлия Галләмованың тоткан урыны аеруча зур. «Шатлык өстәп күңелгә» дип исемләнгән әлеге очрашу, чыннан да, һәр катнашучының күңеленә шатлык, яктылык өстәде. Төрле яшьтәге кешеләрне берләштергән бу иҗади кичә, һичшиксез, озак еллар хәтердә калыр.
Шул ук көнне үзәк китапханәдә тел галиме, язучы Рәфкать Шаһиев белән «Иҗат кыйбласы - ихласлык» дип аталган әдәби-музыкаль очрашу узды. Ул - чын милли язучы. Аның әсәрләрендә туган телгә, милли гореф-гадәтләргә, татар халкының тарихына һәм киләчәгенә тирән мәхәббәт чагыла. Рәфкать Шаһиев - туган телен, халкының язмышын үзенең язмышы итеп кабул итә белгән шәхес.
«Иҗат кыйбласы - ихласлык» очрашуында Рәфкать Шаһиев үзенең иҗат юлы, фәнни тикшеренүләре, милли хисләрне үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Махсус хәрби операция бүгенге көндә беркемне дә битараф калдырмый. Безнең кунагыбыз Рәфкать Шаһиев, үз иҗатында бу темага тукталып, шәһәрдәшебез Илназ Бикбаев батырлыгы хакында сөйләде, күңел кылларын тибрәтүче шигырьләрен укыды. Очрашуда катнашучылар язучының тормыш юлына, иҗатына, милли рухны, ватанпәрвәрлекне саклаудагы тырышлыгына соклануларын белдерде. Бу очрашу, һичшиксез, катнашучыларның күңелендә тирән эз калдырды, милли хисләрне көчәйтеп, туган телгә, мәдәниятебезгә мәхәббәтне арттырды.
Апрель азагында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Гыйбадуллина, «Казань» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова, Татарстанның атказанган архитекторы Герман Бакулин белән очрашулар көтелә. Тукай айлыгына йомгакны шигърият бәйрәме белән тәмамлаячакбыз. Түбән Кама шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе ай дәвамында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан узган һәм узачак чараларны, искә алу кичәләрен оештырып бихисап зур эш башкара, диелә хәбәрдә.
«Бөек шагыйрь, фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында аның мирасына багышланган очрашулар һәм чаралар уздыруның аеруча мөһимлеген ассызыклыйсым килә. Бу вакыйгалар- – хәтергә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә халкыбызның мәдәнияте байлыгын һәм рухи мирасын тирәнрәк аңлау мөмкинлеге. Галимнәр, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр, мәгърифәтчелек акцияләре кыйммәтләрне сакларга һәм арттырырга ярдәм итә. Алар, безне мәдәни һәм рухи бердәмлеккә омтылуда берләштереп, төрле буыннар арасында аның иҗатына кызыксыну уята», – диде Түбән Кама районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлназ Арсланова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз