news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама китапханәләре «КитапЛаб» проекты кысаларында махсус программа тәкъдим итте

Түбән Кама шәһәре китапханәләр системасы җәйге каникулда балалар өчен, «КитапЛаб» проекты кысаларында, махсус программа тәкъдим итте. Җәйге каникулда балалар үз вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә ала. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Июль аенда үткән чаралар «кыю пиратлар» белән бәйле. Әлбәттә, китап белән таныштыру, аны уку — чараның төп максаты. Проектның беренче көнендә балалар, пиратлар турында кызыклы мәгълүмат белеп, үзләре дә алар кебек киенеп, «пиратлар яшәгән утрау»га юл тота. Аларга ярдәмгә капитан Флинт, пират Сэм һәм дә Джек кушыла.

Чара дәвамында балалар зур карта белән эш итәләр, төрле-төрле уеннар уйныйлар, фокуслар ясап карыйлар, ә иң кызыгы — осталык дәресендә катнашып, үзләре диңгез төеннәреннән тукыма ясыйлар.

Чараның кульминациясе — хәзинәләр салынган сандык табу. Бу очрашу балаларга яңа дуслар, китап дөньясында яңа ачышлар, шатлыклы мизгелләр бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot