Түбән Кама китапханәләрендә китапларның трейлерларын ясыйлар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы «Шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»ның методик бүлек мөдире Роза Аникинага сылтама белән хәбәр итә.
Түбән Камада китапларга трейлерларны соңгы ике-өч елда төшерәләр. Шәһәр һәм районда барлыгы 44 китапханә исәпләнә. Шәһәр китапханәләре ай саен Россия, чит ил, татар авторларының әсәрләренә – ике, ә авыл китапханәләре бер видеоролик төшерә.
«Трейлерларда әсәрне сөйләп чыгу бурычы тормый. Безгә, сюжетның бер өлешен ачып, укучыда кызыксыну уяту мөһим. Шунлыктан роликлар бик кыска – бер минуттан артмый. Аларны ВКонтакте социаль челтәрендә урнаштырабыз. Шул рәвешле, шактый вакытын социаль челтәрләрдә үткәрүче яшьләр һәм олыларны китап укуга җәлеп итәбез», - диде Аникина.