news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Түбән Кама – киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесенә 60тан артык эш килгән

«Түбән Кама – киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесенә 60тан артык эш килгән
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Каманың туган көне алдыннан уздырыла торган «Түбән Кама - киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесенә 60тан артык төрле эш килгән. Катнашучылар компьютер графикасы һәм ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән эшләрне җибәрделәр. Рәсемнәрдә Түбән Каманың истәлекле урыннары сурәтләнгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов аларның кайберләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Искәртик, бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала, ә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак. Эшләр (форматта *.jpg, *.jpeg, *.png) 20 сентябрь 23:59 сәгатькә кадәр ic.nk@tatar.ru почтасына кабул ителә. Нәтиҗәләр 22 сентябрьдә билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100