news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама кешесе, ялган брокерга ышанып, 5 миллион сум акчасын югалткан

Түбән Камада яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз телефон мошенникларының чираттагы корбаны була һәм 5 миллион сум акчасын югалта.

Хатын-кыз брокерлык мәйданчыгында инвестицияләр белән шөгыльләнәм дип уйлаган. Өстәмә акча эшләү тәкъдимен ул интернетта таба. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Ялган брокер җитәкчелегендә хатын инвестиция мәйданчыгында бер айдан артык «сату итә». Бу вакыт эчендә ул счетларга 5 миллион сумнан артык акча күчерә. Ул акчаның бер өлешен кредитка, бер өлешен танышларыннан ала.

Акчаларын алырга теләгән хатын-кызга счетларының ябылуын һәм ачу өчен страховка түләргә кирәклекне әйтәләр. Ялган брокер белән элемтәгә ул башка керә алмый. Бары тик шуннан соң гына ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Россия Җинаять кодексының 159 маддәсенең дүртенче өлеше (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100