Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама кешеләре югары тизлекле интернетка тоташтырылачак авыллар өчен тавыш бирә ала
Түбәнкамалылар 2025 елда югары тизлекле мобиль интернетка тоташтырылачак кече торак пунктлар өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирү Россия Федерациясенең Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында уза һәм 17 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Тавыш бирүдә 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән барлык торак пунктлар да катнаша. Республика халкы РФ субъектында урнашкан бер торак пункт өчен тавыш бирә ала, анда тавыш бирүченең яшәү урыны буенча даими теркәлүе рәсмиләштерелгән булырга тиеш.
Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк.
Тавыш бирү йомгаклары буенча 2025 елда югары тизлекле мобиль интернетка ия булачак Татарстан Республикасы торак пунктлары билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз