news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама керәшеннәре мәдәниятенә багышланган бәйрәмнәр башланды

Түбән Кама керәшеннәре мәдәниятенә багышланган бәйрәмнәр башланды
Динар Фәтхуллин

Түбән Камада «Күрсен дөнья минем халкымны» дип аталган бәйрәмгә керәшен активистлары җыелды. Тамашачы арасында яшьләр һәм мәктәп укучылары да шактый иде. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмне алып баручы Ольга Афонова тантананы айлык турындагы мәгълүмат белән башлап җибәрде. «2021 елда Казан шәһәренең Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәге республикабызның төрле районнарында яшәүче керәшеннәрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен барлый торган «Җакын дуслар җыелгач» дип исемләнгән мәдәни айлыклар проектын башлаган иде», – диде ул.

Февраль ае безнең Түбән Кама районы керәшеннәре мәдәниятенә багышлана. Ай буе Казандагы мәдәни үзәкнең рәсми социаль челтәрләрендә Түбән Кама керәшеннәренең көнкүрешен, мәдәниятен һәм гадәтләрен үз эченә алган мәгълүмат урнаштырылачак.

«Түбән Камада да, Казанда да безнең коллективлар катнашында әдәби кичәләр, концертлар узачак. Карендәшләргә һәм янәшәбездә яшәүче башка халыкларга сөйлисе, күрсәтәсе әйберләребез күп. Халкыбызның иң зур байлыгыннан берсе – җыр», – дип, Түбән Каманың «Заман» уку һәм аралашу үзәге җитәкчесе Ольга Афонова.

Түбән Кама керәшеннәренең Казан шәһәренең Җәкәү җортындагы айлыкларын онлайн ачу тантанасына шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина да килгән иде. Ул Түбән Камадагы милли җәмгыятьләр арасында керәшеннәрнең иң активлардан берсе икәнен әйтеп, аларның район күләмендәге барлык бәйрәмнәрдә катнашулары, шәһәр тормышында зур урын алып торулары өчен үзенең рәхмәтен белдерде.

Татарстан халыклар ассамблеясенең Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов та котлау сүзләрен җиткерде. Бай мираска ия керәшеннәрнең үзара дуслыкны ныгытуда, борынгыдан килгән үз культуралары белән халыкны таныштыруда зур эшчәнлек алып баруларын телгә алды.

 

Фото: © Динар Фәтхуллин

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100