news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама, Ижевск һәм Пермь аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде

Түбән Кама, Ижевск һәм Пермь аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде
Фото: © «Татар-информ»

Түбән Кама (Бегишево), Ижевск һәм Пермь (Зур Савино) аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта Росавиация матбугат сәркатибе Артем Кореняко телеграм-каналында хәбәр итте.

Аэропортлар вакытлыча авиарейслар кабул итми һәм җибәрми.

Һава суднолары экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрә.

«Татар-информ» бүген иртән Казан аэропортында чикләүләр кертелү турында хәбәр итте. Росавиациядә билгеләп үтүләренчә, аэропорт очышлар иминлегенә куркыныч янау сәбәпле вакытлыча рейслар кабул итми һәм җибәрми.

news_right_1
news_right_2
news_bot