news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама җитәкчелеге тыл хезмәтчәне Иклимә Әхмәтшинаны 102 яшьлеге белән котлады

Түбән Камада яшәүче хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Иклимә Әхмәтшина 102 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Аны котларга Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев килде. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Иклимә Әхмәтшина 1923 елда Зәй районының Бигеш авылында туа. Аның балачагы катлаулы елларга туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, ул колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, Иклимә Низаметдин кызы, яшь булуына карамастан, фронтка эләгергә омтыла, ләкин аны кире кагалар.

Сугыштан соң ул ун ел Ташкентта яши, ләкин туган җирне сагыну аны кире Татарстанга кайтара. Ире һәм балалары белән алар Түбән Камага күчеп киләләр, анда ул буфетчы, ә аннары Бигеш аэропортында кассир булып эшли. Монда Иклима ханым гаилә кора. Иклимә Низаметдин кызы гомеренең иң бәхетле көне итеп туй көнен саный.

«102 яшь – бик хөрмәтле яшь», - диде Радмир Беляев, Иклим Әхмәтшинаны котлап. «Сез – тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны һәм беренче төзүче. Гомер буе хезмәт куйгансыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә».

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot