Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама җитәкчеләре Җиңү көнен үткәрү урыннарын карады
Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәрнең төрле структура җитәкчеләре белән 9 Май бәйрәмен үткәрү буенча беренче күчмә эшлекле киңәшмә уздырды.
«Үлемсез полк» йөреше комплекслы музей яныннан башлана һәм Химиклар проспекты буенча Октябрьнең 50 еллыгы урамына кадәр бара, аннан бәйрәмдә катнашучылар Җиңү монументына кадәр узачак. Шушы маршрут буенча шәһәр мэры да үтте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмәдә Рамил Муллин һәм җитәкчеләр Җиңү көнен үткәрү урыннарын карады. Түбән Кама мэры территорияләрне санитар җыештыруга, җәмәгать һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирде, эшләп бетерүне таләп итә торган урыннарны күрсәтте.
Тиешле структура бүлекчәләр алдында кисәтүләрне бетерү бурычы куелды. Фонарь баганаларын, эскәмияләрне буярга, ватылган такталарны алыштырырга, газоннарны тәртипкә китерергә, яктыртуны җайга салырга, пилоннарны көйләргә, тротуарларны чистартырга һәм чәчәк композицияләре булдырырга кирәк.
Шулай ук Җиңү көнен оештыру буенча да фикер алыштылар. Бәйрәмдә төрле тематик мәйданчыклар һәм инсталляцияләр тәкъдим ителәчәк, сәүдә, кыр кухнясы һәм фотозона оештырылачак. Шулай ук түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары өчен ачык һавада кинотеатр әзерләнә, анда документаль фильмнар күрсәтергә җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз