news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама инфраструктурасын яңарту федераль программаның бер өлеше булырга мөмкин

Түбән Кама инфраструктурасын яңарту федераль программаның бер өлеше булырга мөмкин
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Бүген шәһәр башлыгы Радмир Беляев Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов белән очрашты. Анда Түбән Кама һәм Кама Аланы федераль программаларында, мәгариф учреждениеләрен һәм балалар бакчаларын да кертеп, яңа социаль объектлар төзүдә катнашу перспективалары каралды. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, Түбән Каманың территориаль үсеше мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов, шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин белән берлектә фикер алышу булды.

Очрашуда катнашучылар тимер юл вокзалын үстерү концепциясе, югары технологияләр инновацион паркын («Айти-парк») булдыру һәм районның сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгы проблемалары турында фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot