Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама һәм Тубыл аэропортын яңа туристлык маршруты тоташтырачак
Татарстан белән Төмән өлкәсен «Менделеев музей линиясе» яңа туристик маршруты тоташтырачак. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Беренче тапкыр фәнни-популяр маршрут булдыру идеясен Тубылда Дмитрий Менделеевның 190 еллыгы көнендә хәбәр иттеләр. Бөек галимнең туган җире — Тубыл, ә Менделеевскида ул үзенең фәнни идеяләрен гамәлгә ашыра.
Төмән өлкәсенең кулланучылар базары һәм туризм департаменты директоры Мария Трофимова ачыклык керткәнчә, маршрут музейларны гына түгел, ә фестивальләрне, театр тамашаларын, экскурсияләрне үз эченә алачак. Бигеш (Түбән Кама) һәм Ремезов (Тубыл) аэропортлары арасында туры рейс йөри.
Маршрутны эшләтеп җибәрү уңаеннан 19 һәм 20 октябрьдә Татарстанда «Без һәм Менделеев» фестивале узачак, дип хәбәр итә Вслух. ru порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз