Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама һәм Тинчурин театрлары Чечняда фестивальдә катнашачак
Татарстанның ике театры «Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә катнашачак. Тинчурин театры Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повесте буенча куелган «Ал яулыклы язмышым» драмасын, Түбән Кама татар дәүләт театры Гаяз Исхакый повесте буенча куелган «Көз» драмасын Грозныйга алып барачак. Бу хакта «Интертат» сайты хәбәр итә.
«Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивале 29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Чечня Республикасында үтә.
Афишада Кудымкар, Нальчик, Уфа, Новочеркасск, Дербент, Саранск, Владикавказ, Якутск, Казан, Түбән Кама, Мәскәү һәм Грозный шәһәрләреннән килгән 12 спектакль бар.
Түбән Кама театрында «Көз» спектаклен театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова сәхнәләштерде. Тинчурин театрында «Ал яулыклы язмышым» драмасын театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров чыгарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз