news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама һәм Олы Афанасово авылы халкы нарат һәм кәстәнә агачлары утыртты

Түбән Кама һәм Олы Афанасово авылы халкы нарат һәм кәстәнә агачлары утыртты
Фото: http://nkamsk-rt.ru/

Түбән Кама активистлары Олы Афанасово авылы халкы белән нарат һәм кәстәнә агачларын утыртырга җыелды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Твори добро Нижнекамск» төркеме әгъзалары хәбәр иткәнчә, чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган.

«Начар һава торышына карамастан, шимбә өмәсен барыбер үткәрергә булдык. Мәдәният йорты янында «Твори добро Нижнекамск» төркеменең алты активисты, мәдәният йорты җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, күрше йортларда яшәүчеләр җыелды», — дип яза оештыручылар.

Агач үсентеләре утыртуга барлыгы якынча 20 энтузиаст кушылган. Иң яшь катнашучыга — 6 яшь, ул әти-әнисе белән бергә эшләде. Барлыгы 52 агач утыртылды — 31 нарат һәм 21 кәстәнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot