news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама һәм Кама Аланында заманча кадрлар үзәге ачылды

Түбән Кама һәм Кама Аланында «Работа России» дигән заманча һәм уңайлы кадрлар үзәге ачылды. Хәзер эшкә урнаштыру буенча хезмәтләр районда яшәүчеләргә тагын да уңайлырак булачак. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Түбән Кама районында 8 мең эш вакансиясе бар, эшсезлек дәрәҗәсе 0,22 процент тәшкил итә. Актуаль тәкъдимнәр экранда исемлек белән күрсәтелә, аларны шәһәр картасында да карый алалар. Мәшгульлек үзәге мәдәният, спорт, сәнәгать, мәгариф һәм башка өлкәләрдә эш тәкъдим итә.

«Без — зур сәнәгать үзәге, шуңа күрә югары хезмәт хакы булган эш урыннары күп; зур предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, бюджет өлкәләре эшли. Шәһәр үсә, инвестпроектлар үсә, һичшиксез, кадрлар эшенә ихтыяҗ зур», — дип билгеләп үтте Түбән Кама шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Радмир Беляев.

Түбән Кама муниципаль районының кадрлар үзәкләре мәшгульлек хезмәтләре органнарын модернизацияләүгә эләкте. Оешма Тукай урамындагы 18 нче йортта урнашкан «Шәфкатьлелек» үзәге бинасына күчте. Объект үзе капиталь ремонтланган, бердәм фирма стиленә китерелгән, мебель, техника һәм балалар почмагы белән җиһазландырылган.

Үзәкне ачуда хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot