news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама һәм Чүпрәле мөхтәсибәтләрендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары узды

Түбән Кама мөхтәсибәтендә 23 июньнән 11 июльгә кадәр балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары узды. «Туган як» профильле сменасы кысаларында «Заря» лагеренда 155 бала ял итте, алар саф һавада булып, уйнап, шәхси үсеш һәм тәрбия алды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөгаллимнәр балаларга татар халкының олуг шәхесләре, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук туган якның бай тарихы һәм табигате турында сөйләде. «Туган як» сменасы программасы балаларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә нигезләнгән иде.

Чүпрәле мөхтәсибәтендә 1-10 июль көннәрендә Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары узды. «Мәрҗән» балаларга дини тәрбия бирү үзәгендә үсеп килүче буын ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, шулай ук мөгаллимәләр Энҗия Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова һәм Наимә Ханбикова җитәкчелегендә әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнде. Теоретик дәресләрдән тыш, катнашучылар өчен төрле оешмаларга һәм район паркларына экскурсияләр оештырылды.

«Мәрҗән» үзәге 2018 елдан бирле эшли, һәм анда йөрергә теләүче балалар саны елдан-ел арта бара, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100