news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юлда технологик күпер төзелеше тәмамланды

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юлда технологик күпер төзелеше тәмамланды
Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юл төзелешенең беренче этабында Чулман елгасы аша технологик күпер төзелеше тәмамланды.

Хәзер объектта 395 кеше һәм 60 берәмлек техника эшли. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты «Волга-Вятскуправтодор»ның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Технологик күпер төзелеш нокталарына керүне тәэмин итә, ул беренче этапта төзелә.

Вакытлы корылманы төзү 2022 елның октябрендә башланды. Белгечләр алты ай эчендә 11 аралыктан һәм 12 терәктән торган, гомуми озынлыгы 234,7 метр булган технологик күпер төзеде. Аны төзү өчен 6126 тонна металл кирәк була. Күпер ике йөз тоннага кадәр авыр техниканы күтәрә ала. Технологик күпер иң катлаулы этапларны үтәү өчен билгеләнгән. Төп күпер төзелеше тәмамланганнан соң, ясалма корылма сүтеләчәк.

Кама елгасы аша 1,3 км озынлыктагы күпер төзелеше буенча эшләр график буенча алып барыла һәм 2024 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100