news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юлда күперне монтажлауга керештеләр

Авлашка елгасы аша салына торгани күпернең аркан корылмасын монтажлауга керештеләр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.

308 метр озынлыктагы күпер Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юлның икенче этабында төзелә. Проектны тормышка ашыру кысаларында күпер төзүчеләр уртача биеклеге 16,5 метр булган алты индивидуаль конструкция таянычы төзеделәр һәм корылманың металл конструкциясен җыюга һәм монтажлауга керештеләр.

Юлның икенче этабында проектта 42-308 метр озынлыктагы 8 күпер һәм ике юлүткәргеч төзү каралган. Барлык объектларда да эшләр бара. Аланка елгасы аша, ПК 508 һәм ПК 511дәге инешләр аша һәм Шәңгәлче авылы янындагы юл үткәргечтә дүрт күпер корылмасының тимер-бетон балкышларын монтажлау эшләре төгәлләнде.

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юлның проекты 1Б категорияле дүрт полосалы автомобиль юлын, 10 күпер, 5 транспорт чишелешен, 11 юл үткәргечне һәм төрле дәрәҗәдәге 5 киселешне төзүне үз эченә ала.

Транспорт чишелешләрендә хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен электр белән яктырту баганалары урнаштырылачак, каршы полосага чыгуны булдырмас өчен транспорт агымы металл ике яклы киртә белән аерылачак. Төзелеш өч этапка бүленә. Юлның гомуми озынлыгы 81 км тәшкил итәчәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot